ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

7 октябрь көнне Сәмәкәй авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган "Бер яшьлектә-бер картлыкта" дип исемләнгән кичәдә авыл китапханәсе дә катнашты.Кичә башында авыл жирлеге башлыгы И.М.Усманов өлкәннәрне котлады.

Круглое Поле КФҮндә өлкәннәр көненә багышланган «Елларым-минем байлыгым» дигән бәйрәм чарасы булып узды. 

Кенәз авыл  җирлегенә караган Казиле авылында өлкән буын вәкилләре өчен матур очрашу узды.

 
Авылыбызның хөрмәтле кешесе, танылган ветеран табибә- Маһинур апа Шәйхетдинова җитәкчелегендә пенсионерлар (Университет третьего возраста) өчен оештырылган "Сәламәтлек" фитнес клубы 10 нчы сезонын башлап җибәрде. 

Флүрә Мөхәммәтнәҗип кызы белән Гөлдус Миннегәрәй улы Зәйнуллиннар Ирек Таңы авылында таң йолдызы сыман балкып торучы гаилә корганнар. Алар олы бәхеткә ия – яшьлек таңындагы яратуларын гомер буе саклап, алтмыш ел иңне иңгә куеп, матур гомер итәләр.

 

Булдыклы, сәләтле, үз һөнәрен биш бармагыдай белүче һәм эшен җиренә җиткереп башкаручы белгечне күрә белү һәм аның хезмәтен югары бәяләү – сирәк җитәкчедә була торган сыйфат. «Гигант» ҖЧҖе директоры Риф Хәниф улы Имамов – әнә шундый асыл сыйфатларга ия шәхес. – Агроном – җиргә береккән кеше. Бәхеткә, менә шундый сыйфатка ия булган белгечебез бар. Аның хакында асыл, матур сүзләр генә әйтергә була, – дип җәмгыятьнең агрономы Рамил Хәлил улы Сәгъдиев белән таныштырды «Гигант» ҖЧҖе директоры Риф Имамов.

 

Узган шимбәдә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркы базасында Ел саен үткәрелә торган «Осталар шәһәре-2022» ярминкәсе-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Муниципаль берәмлекләр, мәгариф оешмалары катнашында оештырыла.

2022 елның 6 октябрендә Түбән Суык-Су авылының «Алга» универсаль спорт залында Тукай муниципаль районының өлкәннәр арасында Спартакиадасы булып узды. Ярышларга 129 кешедән артык команда килгән иде. Тантаналы ачылышта муниципаль район башлыгы урынбасары Р.И. Закиров, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Вафин Э. Я., яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И. Р. Гәрәев, район ветераннар (пенсионерлар) Советы Рәисе Ф. ф. Вазиева чыгыш ясады.

Районыбызда олы яшьтә булуга карамастан спортны, физкультураны үз итеп яшәүче ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз шактый. Алар тормыштан тәм, ямь табып төрле ярышларда катнашалар, активлык күрсәтәләр. Әле узган атнада гына районыбызның Түбән Суыксу авылының «Алга» спорт залында өлкән буын кешеләре арасында Тукай районы Спартакиадасы булып узды. Анда авыл җирлекләреннән барлыгы 22 команда, 130дан артык спортчы көч сынашты.

 


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 10 октябрендә Тукай муниципаль районының Яңа поселогы мәктәбе базасында "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" укучылары арасында «Алтын көз-2022» спорт туризмы буенча район ярышы оештырды . Ярышларда Княз , Калмия, Боерган, Шилнәбаш һәм Күзкәй мәктәпләреннән өч яшь категорияле берләшмәләрнең 5 командасы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International