ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Зәки Хәбибрахман улы Бадыйков 1940 нчы елны Сәет авылында дөньяга килгән һәм гомере буе туган авылында – авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән хезмәт ветераны. Тормыш иптәше – Нәкыя Гарифҗан кызы Бадыйкова озак еллар терлекчелек тармагында хезмәт куйган – сыер сауган. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы үткән ел хезмәт ветераны Нәкыя Бадыйкованы хөрмәтләп «Рәхмәт хаты» белән бүләкләгән.

«Яңа ачылган « Ворошиловский» ҖЧҖе филиалы “Әнәк” агрофирмасы» Тукай районы Бәтке авыл җирлеге территориясендә 5 мең гектар җиргә икенче сулыш бирү максатында көнне төнгә ялгап эшли. Биредәге басукырларда һәм ташландык җир биләмәләрендә булдыклы механизаторлар унике куәтле авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итә. Катлаулы һәм җаваплы эш процессы – «авыр сулап яткан» басу-кырларга һәм ташландык җир кишәрлекләренә җан өрү хакында агрофирма филиалы җитәкчесе Максим Александрович Ионычев белән сөйләшәбез.

Тукай районы предприятиеләре, оешмалары, төрле милек формасына ия хуҗалыклар, сәүдә учереждениеләре, эшмәкәрләр тарафыннан Луганск халык республикасы һәм Донецк халык республикаларына ярдәм оештырдылар. Илебезгә яңа кушылган төбәкләр халыкларына ярдәм итү изге бурычыбыз.

Борды авыл җирлегендә гомер итүче ветераннарны Район советы депутаты, эшмәкәр Равиль Лотфуллаевич Миннехуҗин  өлкәннәр  бәйрәм белән котлады,  хөрмәт йөзеннән ул аларга   ит һәм сөт ризыклары җыелмасыннан торган бүләкләр өләште.

 

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Яңа бистәсендә районыбызның элеккеге җитәкчеләре, дәүләт хезмәтендә эшләп ялга чыккан ветераннарын каршы алдылар . Район башлыгы Фаил Камаев аларны төзекләндерелгән парк һәм мәдәният йорты белән таныштырды. Өлкәннәр Габдулла Тукай һәйкәле янында фотосүрәткә төштеләр ,соныннан алар капиталь ремонттан сон төзекләндерелгән Кенәз мәктәбенә юл тоттылар,очрашу     чәй өстәле артында  дәвам итте.

Новотроицкий авылында балалар бакчасы мөдире Татьяна Гусева Рөстәм Миңнеханов кулыннан 100 мең сумлык бүләк сертификаты алды. Тантаналы чара Казан Кремлендә Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Татьяна Гусева-педагогик династия вәкиле, мәгариф өлкәсендә гомуми хезмәт стажы аның гаиләсендә 800 елга якын.

Роза Кашапова укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Өлкәннәр көне уңаеннан Мерәс авыл клубында Ф.А. Әшрафуллинаның «Оста куллар»дигән иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды.

"Халыкара өлкәннәр көне" бәйрәме көннәрдә Иштирәк авылы китапханәчеләре өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлап, үзләре ясаган открыткалар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырдылар

Сәмәкәй авылында укытучылар көне уңаеннан бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тәбрикләү сүзләре яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International