Район ветераннар Советы Рәисе Вәзиева Фәйрүзә Фаяз кызы ветераннарны госпитальдә өлкәннәр көне белән котлады.
Октябрьнең үз мәшәкатьләре, авыл хуҗалыгы эшләренең күп төрләре төгәлләнде, җир эшкәртү машиналары һәм комбайннарның күбесе саклауга куелды. Ә Минталип Миңнехановның бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгында кызу эш гөрли әле. Без андагы хәлләрне үз күзләребез белән күреп кайттык.
Хөрмәтле райондашлар, Тукай районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Сәйдәш хужалыгы ,, Өлкэннэр көне" унаеннан жирлектэ хезмэт куйганн hәр пенсионерга 10 кг. шикәр комы бирде. 97 яшьлек сугыш ветераны Нуриев Рифкать абый гаилэсе.
Кече Шилнә авылында өлкәннәр өчен җырлар белән түгәрәк өстәл узды
Татарстан Республикасы Президентының 14.02.1997 Указы нигезендә № ПУ-88 (Татарстан Республикасы Президентының 03.10.2007 № ПУ-522 Указы редакциясендә) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2022-2023 елларга Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итүгә старт бирелде. (алга таба – Конкурс)
2022 елның 7 октябрендә Княз мәдәният йортында " Алтын яшьне данлыйк!» өлкәннәр көненә багышланган чара узды .Мәдәният йорты фойесында тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы каршы алдылар . Тантана сәбәпчеләрен Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, авыл җирлегеннән район Советы депутаты Айнур Айрат улы Кашапов котлады.
2022 елның 8 октябрендә Өлкәннәр декадасында Княз авыл җирлегенең Казиле авылы клубында "Яшь йөрәкле өлкәннәр!" дип исемләнгән бәйрәм концерты һәм чәй мәҗлесе үткәрелде. Өлкәннәрне котлау сүзләре белән Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндус Мөхәммәтфәтих улы Камалов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова, Казиле авылы старостасы Равил Вәгыйз улы Гәрәев чыгыш ясадылар.
2022 елның 07 октябрендә Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды, анда Тукай районы Советы Аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.
Мәгьдәния һәм Раббани Шәриповлар.
РСФСР нын атказанган спорт мастеры исеменэ лаек булган данлыклы көрэшче РАББАНИ ШӘРИПОВ ка иртэгэ,8 октябрь 87 яшь тула.Аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз,исән сау яшәргә,матур гаиләсе,балалары,оныклары белән бергә,тыныч илләрдә озак-гомер итәргә язсын,дип яза Иске Абдул авылы җирлеге ветераннар рәисе Елена Вахитова