2022 елның 10 октябрендә Тукай муниципаль районының Яңа поселогы мәктәбе базасында "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" укучылары арасында «Алтын көз-2022» спорт туризмы буенча район ярышы оештырды . Ярышларда Княз , Калмия, Боерган, Шилнәбаш һәм Күзкәй мәктәпләреннән өч яшь категорияле берләшмәләрнең 5 командасы катнашты.
Круглое Поле бистәсендә игелек һәм хөрмәт көне узды
Түбән Суык-Су авылында өлкәннәр үзләренең ялларын мавыктыргыч итеп уздыра беләләр. Шушы көннәрдә алар спорт комплексында спорт чаралары уздырдылар,тәбигатьтә булдылар
Бәтке авылында "ВДОХНОВЕНИЕ"клубы әгъзалары өчен чәй эчү оештырдылар ,шулай ук өлкәннәр Сәламәтлек көнен үткәрүдә читтә калмады
Күзкәй авыл җирлегенә караган Югары Байлар авылында мәүлид ашы узды ,мул сыйлы табыннар корылды, догалар, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.
Комсомол поселогында Өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм тәмле тортлар бүләк иттеләр
Кече Шилнә авылында Гаврилова Еатерина Степановнаны 80 яшьлеге һәм өлкәннәр көне белән котладылар
Кече Шилнә авыл җирлегенең ветераннар(пенсионерлар) оешмасы рәисе Герасимова Танвира Крапивина Пелагия әбине 90 яшьлек юбилее һәм өлкәннәр бәйрәме белән котлады
Кече Шилнә авылында өлкәннәр декадасы кысаларында Сәламәтлек көне оештырылды.
Иске Абдул авылында ,,Өлкэннәр көне" декадасы кысаларында ,,Гиндукуш" музеенда шахмат буенча ,,Буыннар ярышы"" узды. Өлкэннәргә истэлек булэклэре тапшырылды.