Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда ун көн дәвамында күп төрле чаралар үтә. Декада башланганчы ук инде күп кенә авыл җирлекләрендә әби-бабаларыбыз, ветераннарныбыз хөрмәтенә чәй эчү мәҗлесләре, мәдәни чаралар, концертлар башланды инде. Районыбыз хакимияте дә олы яшьтәге гражданнарыбыз өчен мероприятиеләр планын әзерләде.
29 сентябрьдә "Балкыш" лагере базасында мәктәп лидерларының район утырышы булды, анда укучылар советларының һәм балалар иҗтимагый оешмаларының үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышынды, белем бирү оешмаларында укучылар үзидарәсе органнарының үзара бәйләнеш планы билгеләнде.
28 нче сентябрь көнне Сәмәкәй авыл китапханәсендә китапханәчеләрнең семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарның темасы " Авыл китапханәсенең башка социаль оешмалар белән эшләнчеге".
Кенәз мәдәният йортының «Умырзая» хореография ансамбле VI ачык халыкара фестивалендә Кырым татар биюен башкарып «Хореография - халык биюе» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алды.
Узган атнада район башкарма комитеты инициативасы белән җыелган комиссия рейдка чыкты, аның составына район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, район эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, юл-төзелеш оешмалары, район юлларына хезмәт күрсәтүче төзелеш оешмалары җитәкчеләре, төзелеш бүлеге хезмәткәрләре керде.
29 сентябрь 18 сәгатьтән 2022 елның 30 сентябре 11 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү Консультация.
2022 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 500 м һәм аннан кимрәк күренеп торган томан көтелә.
«Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлары берләшмәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә, 2022 елның 5 октябрендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Хатын – кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра.
Мониторинг сораулары белән Анкета түбәндәге сылтама буенча тәкъдим ителә:https://forms.yandex.ru/cloud/63175b046ebaelc6bc82979e/.
Тантаналар сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Тукай районы прокуратурасы өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны кабул итә.