ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Иске Дөреш авылында өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

Өлкәннәр көне уңаеннан мәнфәгатьләр буенча " Укы!Буя "клубына йөрүче балалар белән Кеннәз авылы китапханәчеләре "Открытка-йөрәк" дигән мастер классы үткәрделәр

Княз авыл җирлегендә Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган «Укытучыңны котла» акциясе узды


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды.Тантанада ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев катнашты. Алар гаиләләрне котладылар һәм Тукай районының 4 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

4 октябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе өлкән яшьтәге татарстанлыларны пенсия белән тәэмин итү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре! Укытучы хезмәте– җир йөзендә иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Сез балаларга белем бирәсез, яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәтәсез. Илебезнең булачак гражданнарында намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез. Сезнең ярдәм, тырышлыгыгыз белән буыннар алмашынучанлыгы, традицияләр саклана.

Тукай районы Яңа бистәдә(поселогы) «Бер-береңә җылы йөрәк җылысы бүләк итеп»дигән район бәйрәме булды. Иртәдән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең көзге ярминкәсе ачылды. Өлкәннәр өчен биредә кышка кирәкле барлык товарлар, яшелчәләр, ит һәм балык продукциясе, ярма һәм он тәкъдим ителде. Район үзешчәннәре ярминкәгә килүчеләрне дәртле концерт номерлары белән сөендерде.

 

Яшьләр эшләре, иреклеләр һәм патриотик тәрбия бирү буенча Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясе яшьләр өчен мәдәният һәм ял паркларында күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәркем өчен мөмкинлеген мониторинглый.

  Иске Абдул авыл җирлегенә караган барлык авылллалар да  өлкэннэрне хөрмэтләү  мәжлесе булып узды .Чарада “Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ җитәкчесе Марат Сафин,авыл жирлеге башлыгы  Резеда  Сафина   катнашты.

 

Район ветераннар Советы рәисе Вәҗиева Фәйрүзә  Фаяз кызы  Югары Байлар авылында гомер итүче Каримова Маһигөл  Хөсәин кызын 91 яшьлек  туган көне һәм өлкәннәр  бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International