Бәтке авылы китапханәсе хезмәткәрләре Бәтке урта мәктәбе укучылары өчен "Хәтер эстафетасы" исемле танып-белү сәгате үткәрделәр.
Казанда пенсионерлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырылган мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булды. Бирегә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылганнар килә. Рөстәм Миңнехановка ял һәм ашату зоналарының ничек оештырылуын күрсәттеләр.
Мобилизацияләнүчеләр өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу йөкләмә Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты өстендә. Ашханәләрне урнаштыру өчен 4 зона урнаштырылган. Татарстан Президенты объектны карау барышында туклану сыйфатын игътибар белән күзәтүне йөкләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук кирәкле санитар шартлар булдыруга да игътибар итте. Аның кушуы буенча якын арада җыю пунктларына мобиль мунчалар китереләчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртә белән томан;
- иртән, көндез көчле яңгыр;
- иртән, көндез көчле көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш җил 15-20 м/с.
Халыкара өлкәннәр көненә уңаеннан 2022 елның 5 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе «Мәрхәмәт-Милосердие» белән берлектә"Өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү»дигән темага «кайнар линия» үткәрә.
Районда мәктәп, балалар бакчалары, ФАПлар һәм башка шундый социаль әһәмияткә ия объектларның төзекләндерелүе, өр-яңадан төзелүе сөенечле күренеш. Үткән атнада без янә шундый төзелеш мәйданчыкларының берсендә булып кайттык.
Тукай районы администрациясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Тукай муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Айрат Хәбибуллин җитәкчелегендә район территориясендә юл-транспорт хәлен тотрыклыландыру буенча күрелә торган һәм кирәкле чаралар каралды.
Сораулар булса 122 номерына шалтырата аласыз
Тукай районы Биклән авылында яшәүчеләр гошер җыюда актив катнаштыла