Илбухтино авылының туган көнендә, бу көнне халык һәм кунаклар өчен Бәйрәм концерт программасы оештырылды , интерактив мәйданчыклар, фотозоннар эшләде
#Авылыбызның хөрмәтле ак әбис, сугыш чоры баласы Хәнифә әби Вәҗиева белән очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырды.
Район башлыгы Фаил Камаев, хакимият аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина һәм Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова Новотроицкое авылында гомер итүче Хәмденур Бикмөхәммәтованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
17 август көнне Бәтке авылының «Яшел утрау» паркында быел беренче сыйныфка укырга керүче 29 балага «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында уку өчен кирәк-яраклар белән тутырылган мәктәп букчалары тапшырылды.
2022 елның 20-29 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыннар белән югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
2022 елның 17 августында Башкарма комитетның утырышлар залында, террористик куркынычның югары дәрәҗәдә булуын билгеләгәндә, чараларны эшләү буенча күнегүләр узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 2022 елның 1-2 кварталында тотылган чыгымнарын каплауга 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында субсидияләр бирү буенча сайлап алу уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Агымдагы елның 7 аенда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы республика аграрийларына сезонлы кыр эшләрен башкаруга 9,5 млрд сум акча биргән, бу узган елның шул чоры күрсәткечләреннән 20,3%ка күбрәк.
Тукай муниципаль районында "Игеннәрне урып-җыю, орлыклар салу, көзге культуралар чәчү һәм туфракны төп эшкәртү эшләрен оештыру" мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Хәтерлим әле, ата-бабаларыбызда бик матур гадәт бар иде. Табын артына ризык-тәгам җыярга утыргач, гаиләдәге иң өлкән кеше, йә әбекәй, йә бабакай була иде ул, күкрәгенә терәп хуш исле ипекәйне кисә. Аннары, гаилә әһелләре уң кулларына ипекәйне тотып ризыкланырга керешә. Бу – ипекәйгә хөрмәт. Бу – игенченең намуслы хезмәтен югары бәяләү дә ул.