ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тукай районы пенсионеры ( инвалидлары) район ветераннар советы рәисе җитәкчелегендә Алабуга шәһәрендә XV Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнаштылар

 Иске Абдул  авылында   ,, Урам  бәйрәме узды 

  Тукай районы Сәйдэш  исемендэге җитештерү хуҗалыгында     зона семинар - кинэшмәсе  булып узды. Эшлекле очрашуга  ,,Асыльяр" халык фольклор  ансамбле  чыгышы  матур бизэк өстәде.

Тукай районы ветераннар( инвалидлар) советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы җитәкчелегендәге Күзкәй авылы ветераннары"Ярыш"АХП ҖЧҖ колхозына урып-җыю  эшләренә булышалар

6 нче август көне Биюрган авылында  яшәүче Хаҗиева Тәзкирә Биктимер кызы үзенең олуг юбилеен каршылады

Гражданнарның ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә хокукы Гражданнарның сәламәтлеген саклау принципларының берсе - аларның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге хокукларын үтәү һәм әлеге хокукларны дәүләт гарантияләре белән гамәлгә ашыруны тәэмин итү. Бу төбәк һәм федераль кануннар белән дә билгеләнгән.


17
август, 2022 ел
чәршәмбе

Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы Казанда 2022 елның 24- 25 вгустында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.

 

Круглое Поле күп функцияле үзәгендә Тимерьюлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлчы-ул көчле, терәк һәм ышанычлы һөнәр. Бу өлкәдә ирешкән казанышлар, барыннан да элек, конкрет кешеләрнең казанышлары, аларның намуслы хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы.

Физкультура көне уңаеннан “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” мактау билгесе белән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гәрәев Илнур Рәкыйп улын, бүлекнең баш белгече Вазеева Айсылу Дефар кызын, “Спорт мәктәбе” МБУ өстәл теннисы буенча тренер Баязитов Вәлиҗан Садыйк улын бүләкләделәр.

Тукай районы Сәйдәшев исемендәге хуҗалык районда гына түгел, республикада да авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек һәм орлыкчылык тармаклары буенча алда бара. Сәйдәшлеләрнең орлыкчылык тармагы буенча эш тәҗрибәсе республика игенчеләренә үрнәк. Агротехник чараларны төгәл үтәү, кыр эшләрен үзвакытындла башкару һәм, иң мөһиме – җир куенына салыначак орлыкны дөрес итеп сайлау һәм үстерү, җыеп алынган уңышны  тиешле шартларда саклау югары дәрәҗәдә куелган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International