Районның авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе мәгълүматләренә карганда 12 нче июльгә районыбыз хуҗалыклары 34 меңнән артык тонна сенаж, 7 меңгә якын тонна печән әзерләде. Бер шартлы терлеккә уртача 12 центнер азык берәмлеге туры килә.
14 июльдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә җир кишәрлекләренә һәм көнкүреш күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү буенча кайнар линия үткәрәчәк.
2022 елның 13 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә, аерым районнарда көчле яңгыр, локаль боз яварга мөмкин.
2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
Калмаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Вильданова Мөслимә Авзалетдин кызы 95 яшьлек юбелее белән котларга район ветераннар(инвалидлар) Советы рәисе Вәҗиева Фәйрүзә , Калмаш авыл җирлеге башлыгы Габдуллина Равия килде. Ветеранга хезмәте өчен рәхмәт белдерелде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләп РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фаиль Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Күзкәйдә мунча себеркесен бәйбәү буенча мастер класс оештырылды
Кузкәй авылында өлкәннәр балалар өчен бик матур чара оештырды. Балалар бәйрәмда төрле ярышлар, бәйгеләрдә катнаштылар
2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина Марина Александровнаның гражданнарны бергәләп кабул итүе планлаштырылган.
2022 елның 8 июлендә Княз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, Кн мәдәният йорты хезмәткәрләре Нина Николаевна һәм Рафаэль Раббанеевич Садыйковларны 50 ел бергә гомер итүләрен котладылар һәм аларга Тукай муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм Тукай муниципаль районы ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырды
2022 елның 11 июлендә 21 сәгатьтән 12 июлендә 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 12 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, көндез урыны белән яшен булуы көтелә.
2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара инспекциясе Россия Федерациясе территориясендә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр реестрга кертелгән контроль-касса техникасын кулланырга тиеш дип хәбәр итә