ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Тантаналар сараенда Ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе сертификатка ия булды.Тантаналы чарада ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты.

2022 елның 18 июлендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Метшин Айдар Рәис улы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.

 

2022 елның 13 июлендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Когогина Әлфия Гомәр кызы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итәчәк.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Кредит каникуллары - түләүләр күләмен кичектерү яисә киметү (08.03.2022 номерлы Федераль закон)

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара салым хезмәте   мәгълүмати хәбәр урнаштыра 

  Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.

          2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче  тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән.  Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:

2022 елның 7 июлендә «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр» темасына түгәрәк өстәл узачак. Оештыручысы – “Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге” АҖ.

 

7 июльдә Татарстанда АГРОВОЛГА - 2022 күргәзмәсендә Идел буе федераль округының Соя берлеге соя игү буенча ике сәгатьлек конференция уздырачак.  Практик-белгечләр тәҗрибәле һәм яңа эш башлаучы соечыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәчәкләр: «Гектардан 40 центнер уңыш  ничек алырга, ә сугарылмый  торган  җирләрдә гектардан 25 центнердан  да ким булмаган уңышны ничек алырга?», «Яхшы  сортны ничек сайларга?» «Чәчүлекләрне ничек сакларга һәм химиядә ничек акчаны  артык  сарыф итмәскә?»   «Соев технологияләрен ничек тиз үзләштерергә?», «Уңышны ничек отышлы сатарга?», «Һәр эш башлаучы нинди хаталар ясый,   һәм аларны ничек ясамый калырга?».

 

Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.

 


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычын саклау турында шторм кисәтү .

2022 елның 5 июленнән 11 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннары белән урманнарда янгын куркынычы югары булу (4 сыйныф) көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International