ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

  Шилнәбаш авыл китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган " Кол Шәриф мәчете тарихы" турында  танып -белү сәгате узды .  

  Иштирәк авыл китапханәсендә "Җиде юл чатында" дип исемләнгән бик матур әдәби очрашу узды. Кичәнең кунагы: Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә китаплар авторы, балачагы Иштирәк авылында узган шагыйрәбез - Җәмилә Әхтәмова.

 

Татарстан авыл китапханәсендә "Юл билгеләре илендә"дип исемләнгән  чара узды. Балалар юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр 


31
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 31 маенда Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә Татарстан поселогы үзәгендә «Никотинны витаминга алмаштыр!» дигән акция уздырдылар 

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

 
Укучылар сугыш чоры баласы, сугыш ятиме Заһидә апа Нәбиуллина белән очрашты.  

Пионериянен 100 еллык юбилей көнендә без Иске Абдул авылының хөрмәтле кешесе Тәскирә Абдулхай кызы  Әхтәмова  янында  кунакта булдык. Аның хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу-Иске Абдул урта мәктәбендә пионервожатый. 38 ел буе балалар бн төрле кызыклы чаралар үткәргән, җанын тәнен биреп эшләгән Тәскирә апа хәтирәләре белән уртаклашты.

Илбухтино авылы китапханәсендә «Төрле халыклар бердәмлеге» дип исемләнгән тематик күргәзмә тәкъдим ителде, ул гади кешелек кыйммәтләренә нигезләнеп, төрле гореф-гадәтләр, телләр, карашлар һәм мәдәниятләрне берләштерүгә юнәлдерелгән иде.  

Илбухтино авылы китапханәсендә "Туган телем - минем белән дуслык"дип исемләнгән кызыклы китапханә сәгате узды. 

XIX Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон)бәйгесендә Тукай районыннан 17 кеше катнашты һәм финалист дипломы белән бүләкләнделәр.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International