Балаларны яклау көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы милли проектлар кысаларында яшь россиялеләр өчен ниләр эшләнүе турында сөйли. Балалар белән гаиләләр - «Демография» милли проектының «гаилә туганда гаиләләргә финанс ярдәме»региональ проектының игътибар үзәге.
Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
1 июль – балаларны яклау көне. Шушы уңайдан Новотроицкое авылындагы «Солнечный» паркында район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге, «Шәфкать» районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге балалар күңелендә матур хатирә булып сакланырлык зур бәйрәм чарасы оештырды.
02.06.2002 елга ОПЕРАТИВ ҺАВА ТОРЫШЫ
2022 нче елның 1 нче июнендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәчеләр белән берлектә мәдәният йорты территориясендә «Балачак якты планета»дип исемләнгән конкурс-күңел ачу программасы оештырдылар.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» X юбилей республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партия проекты координаторы Әлфия Когогина: «Безнең Партпроект инициативасы буенча без бөтен Россияне – экспертларны, эшлекле берләшмәләрне, төбәк һәм федераль хөкүмәтләрдән килгән коллегаларны һәм, әлбәттә, бизнес вәкилләренең үзләрен җыйдык. Чарада Дмитрий Медведев, Андрей Турчак, Сергей Собянин катнашты – гомумән, барысы да бик югары дәрәҗәдә узды».
"Һөнәрләр парады-2022" конкурсның финалы 16.05.2022. Мәләкәс авылы мәдәният йортында узды
Бүгенге көндә(31 май) Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган язгы кыр эшләренә багышланган брифингта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 23 майдан 10 июньгә кадәр балалар өчен ял итү, аларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды. Гражданнар Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлегенә (8552) 32-05-39 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.