Тукай районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Үзәк китапханә, 29 авыл китапханәсе , 34 күчмә китапханә исәпләнә.Бүгенге көнгә китапханәләрдә барлыгы 17 028 352,50 сумлык 323 184 данә китап, газета- журналлар исәпләнә. 2022 нче елның беренче яртыеллыгына Россия һәм Татарстан мәдәният министрлыгы исәбеннән 2383 данә китап кайтарылды, соңрак китапханә фондлары 525 данә рус һәм чит ил әдәбияты белән дә тулылындырылды.Милли китапханәдән 9 96 данә, Татарстан китап нәшриятыннан 1 387 данә китап алынды. Т
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 27 маенда иртән, көндез һәм кич белән актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, көчле җил, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән 24 метрга кадәр (Казан шәһәрендә яшен, көчле җил 15-20 метрга кадәр) көтелә.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды телефон аша шәхси мәгълүматларын үз эченә алган мәгълүматларны тапшыруны тыя торган законнарны бозмыйча, ПФР белгечләре гражданнарга контакт-үзәк телефоны аша аларның пенсия һәм социаль хокуклары турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк, дип искәртә. Моның өчен яшерен кодлы сүз кертергә кирәк, һәм мәгълүматларның өченче затларга эләкмәячәгенә ышанычлы булырга мөмкин.
Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Анда Тукай районы делигациясе дә катнашты . Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Май башында Самара өлкәсе территориясендә африка чумасының (АЧС) яңа кабынуы теркәлде. Мәсәлән, һәлак булган кабаннардан алынган пробаларны лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча, аучылык хуҗалыкларында АЧС кузгатучының генетик материалы ачыкланды.
Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта берничә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр өчен такси һәм җәмәгать транспорты йөртүчеләре тарафыннан эшләүне тыю турында төзәтмәләр кабул ителде.
Бу атнаның кояшлы чәршәмбесе Тукай районы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы белән истә калды. Быел 9 нчы сыйныфны – 304, 11нче сыйныфны 75 укучы тәмамлады.
2022 елның 25 маенда, балалар Кнәз мәдәният йортында урнашкан «Патриот» хәрби дан музеенда булдылар.