Буген мөселман кардәшләребез иртән иртук авылыбыз мәчетенә агылдылар. Сәгать 6 да ураза гаете намазы башланып китте. Авлыбызнын имам-хатибы Мөдәфис хәзрәт вәгазь сөйләде, корьән укыды. Гает намазыннан сон хәзрәт барысын да бәйрәм табынына чакырды. Табында тәмле пылау белән бер рәттән гает коймагы да куелган иде. Иртук торып, барыбызга да җитәрлек итеп ,тәмле коймак пешереп китергән Светлана ханымга Аллахы Тәгаләнен рәхмәтләре һәм әҗер-саваплары булсын.
Яна Байларда карга боткасы пешердек.
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды.
ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Тукай районындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина да бар.
Санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җитәкчелегендәге махсус комиссия бу си-шәмбедә үз эшен Боерган авылыннан башлап җибәрде. Биредә яшүче авыл халкы крестьян-фермер хуҗалыгы тотучы Фаил Хөснетдиновның эшчәнлегеннән канәгатъ түгел. Берничә ел рәттән ул Новая урамында торучыларның тормышын катлауландыра. Хәер, болай дип кенә әйтү, артык йомшак булыр.
"Язгы игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында 28 апрель көнне Князево мәдәният йорты, Княз авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар Советы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерларның өйләренә барып, изге теләкләрен җиткерделәр.
21 апрельдә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев үз исеменнән Түбән Суык-Суда күмәк ифтар оештырды,
Физик затларга милек салымы
Физик затларга җир салымы
2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар керемнәренә салым буенча 3-НДФЛ формасында салым декларациясен салым органына тапшырырга тиеш.
Республикабызның күп гражданнары, фатир яки бүлмәсен арендага биреп, өстәмә керем ала. Әмма мондый керемнәрдән салым түләргә кирәк.
Аны законлаштыру өчен арендага бирүчеләрнең берничә варианты бар: алынган керемнәрне күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация бирергә, салым салуның патент яисә гадиләштерелгән системасында шәхси эшкуар буларак теркәлергә. Һәр очракны аерым-аерым карыйк.