ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Районыбызда 60132 гектар сөрүлек җирдә басуларны язгы тырмалауга керештеләр. Басу-кырларда туфракка кертелгән ашлама бөртеклеләргә, техник культураларга, үсемлекләргә туклану булып хезмәт итсен өчен бу эшне тиешле срокларда уздыру өчен алдан ук барлык чаралар да күрелгән.

 

Тукай районы талантларга бай. Җирлегебездә җырчы «сандугач»лар, баһадир спортчылар, кул эше осталары, сәнгать әсәре булырдай әйберләр ясаучы балта осталары, тимерчеләр... бихисап. Шушы көннәрдә мәдәният өлкәсендә районыбыз данын еракларга тараткан вакыйга булды. Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче «Күңел» радиосы үзенең 25 еллык юбилеена багышлап җыр башкаручылар арасында конкурс оештырды. Абруйлы бәйгедә Теләнче Тамак авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балаларга белем һәм тәрбия бирү мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куючы Дилүс Рәис улы Гомәров «Китмә, сандугач» җырын башкарып Гран-при яулады.

Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы "олимпия резервының спорт мәктәбе" спорт залында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча район беренчелеге узды.

ГТО зачетына йөгерештән озынлыкка сикерү нормативы керде.

 

25.04.2022, Кнәз урта мәктәбендә РФ һәм ТР гимннары астында линейка узды .Россия һәм республика әләмнәре күтәрүгә Яшь армия отрядында катнашучылар , мәктәп спортчылары Беспалова Виктория һәм Хәйруллин Алишер, җитәкче - педагог-оештыручы Кожевникова Е. А.  ия булды. 

11 нче апрель көнне Күзкәй урта мәктәбендә 5-11 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде.

26 апрель, Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан Бәтке авылы мәдәният йортында    мәктәп белән берлектә " Тукай безнең йөрәкләрдә!"дигән чара узды 

Шилнәбаш авылында форпост яшьләр хәрәкәте активистлары «Георгий тасмасы»Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Круглое Поле поселогында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Тукай муниципаль районы җирле бүлекчәсе активистлары «Георгий тасмасы»акциясенә кушылдылар.

 


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 27 апрель 18 сәгатьтән 28 апрель 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International