Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген без сезгә «Журналист һөнәр алыштыра» дип исемләнгән яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Безнең фикеребезчә, ул үзенчәлекле дә район кешесенең авылдагы тормышы, эшенең бар нечкәлекләрен, катлаулыгын һәм шул ук вакытта кызык якларын да үзендә чагылдыра. Ничек кенә булмасын, авторның сәхифәне ачып җибәрүче тәүге язмасы күңелегезгә хуш килер, битараф калдырмас дип уйлыйбыз.
Бу атнада Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең гала-концерты булды. Районыбызда ел саен уздырыла торган «Созвездие – Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр сәнгать фестиваленең сайлап алу турында быел 465 бала катнашты һәм финалга 216 бала чыкты.
2022 елның 24 мартында район башкарма комитетының утырышлар залында район территориясендә терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Тукай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе урынбасары Хәбибуллин Айрат Рафак улы алып барды.
Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләячәкләр. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
«2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү күләме 8,6 процент тәшкил итәчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карары шимбә көнне дөнья күргән», — диелә хәбәрдә. Индексациягә (ул 4 миллионга якын гражданга кагылачак) федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү "ярдәмче программасы кысаларында 2023 елда социаль түләү алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру турында"
Агымдагы елның 22 мартында узган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышының беркетмәсе
"Балкыш"фестиваленең сайлап алу туры дәвам итә
2022 нче елның 21 нче мартында Татарстан авыл китапханәсендә "Тере формула"иҗат лабораториясенең чираттагы мастер-классы узды.
23 март көнне Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов Чаллы гаиләләрен котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
24 нче мартка начар метеорологик күренешләр көтелми