Кече Шилнә авыл җирлегенә караган Филатовка бистәсенә газ килде. Торак йортларга зәңгәр ягулыкны биредә тантаналы рәвештә җибәрделәр. Филатовкалыларның сөенечен уртаклашырга район башлыгы Фаил Камаев, башкала кунагы – «Татарстан Республикасының инженерлык челтәрләре төп идарәсе» генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов килде. Җәүдәт әфәнденең бу бистәгә газ кертүдә турыдан-туры катнашы бар. Газүткәргеч Филатовкада ул җитәкләгән оешма программасы кысаларында сузылды.
2021 елның 4 ноябрендә 5 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 4 ноябрендә иртән һәм көндез урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан авыл китапханәсе 2021 елның 1 ноябрендә «Сәнгать төне 2021»Бөтенроссия акциясендә катнашты. Безнең чара «Сәнгать аша бердәмлеккә» дип аталды һәм биш өлештән торды:
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, «иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 ел, №400-ФЗ Федераль закон нигезендә, 80 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсиясен алучы гражданнарга өстәмә түләү билгеләнә.
Эшкуарлар игътибарына!
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү " милли проектын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республика территориясендә бер елдан да ким эшләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Франшиза аша бизнесны Масштаблау» (алга таба-белем бирү онлайн – программасы) бушлай белем бирү онлайн-программасын башлап җибәрергә планлаштыра.
Тукай районы Zoom планлаштырылган конференциягә чакыра,тема: "КАМАЗ ГАҖ"объекты буенча проект документлары материаллары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуын уздыру турында"
2 ноябрь 18 сәгатьтән 3 ноябрь 11 сәгатькә кадәр Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 3 ноябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Яңа поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәбибуллин Мәҗит Мотигулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Мәҗит Мотыйгулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын һәм үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы "Цифрлы Татарстан" кысаларында ике республика программасын - «Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру һәм ИТ-инфраструктураны үстерү» һәм «ИТ өлкәсендә Кеше капиталына дәүләт ярдәме» программаларын алып бара. 2022 елда бу программаларны гомуми финанслау якынча 2,5 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2022 елның гыйнварында Гайдар форумы кысаларында «Цифрлы үрләр 2021» (алга таба - премия) IT – проектлар премиясенең финалы булачагын хәбәр итә.