Район башлыгы Фаил Камаев тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котлады

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Яңа поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәбибуллин Мәҗит Мотигулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Мәҗит Мотыйгулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын һәм үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

- Тыл хезмәтчәне буларак, сез Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттегез, хезмәтегез һәм баш иябез, — дип ассызыклады Фаил Мисбахович.

Юбилярны район башлыгы белән бергә авыл җирлеге башлыгы , балалары һәм туганнары котлады. Чын күңелдән алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

Мәҗит Мотыйгулла улы тормыш иптәше Хәбибуллина Хәлимә Хисам кызы белән 52 ел бергә гомер кичерәләр,5 бала тәрбияләп үстерәләр,45 ел эш стажы бар,авыл хуҗалыгы оешмаларында, шул исәптән Гигант ПК да механизатор булып эшләгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International