Татарстан авыл китапханәсе 2021 елның 1 ноябрендә «Сәнгать төне 2021»Бөтенроссия акциясендә катнашты. Безнең чара «Сәнгать аша бердәмлеккә» дип аталды һәм биш өлештән торды:
- "Әби авызыннан " - безнең даими укучыбыз Рабига апа Акмалова «Көмеш ашъяулык һәм салмак алма»дигән рус халык әкиятен укыды.;
- «Сәнгать һөнәрләре турында табышмаклар»интерактив викторинасы;
- Татар телендә «Шүрәле» мультфильмын карау;
- Балалар язучылары музейлары буенча виртуаль экскурсия;
Мозаик беләзек үрү буенча мастер-класс;
Китапханәчеләр балаларга төрле мәдәниятләрнең һәм милләтләрнең сәнгатьтә берләшү идеясен җиткерергә теләделәр. Чара гадәти булмаган, мәгълүмати яктан бай һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Шулай ук балаларның игътибарына "Бердәмлек йөрәкләрне мәңгегә беркетә" дигән китап күргәзмәсенә юнәлтелде.
Чара ахырында балалар традицион татар ашлары белән чәк-чәк һәм тәнле чәй эчтеләр.