Район хакимиятендә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә «Район капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгәрәев үзара салым акчаларына авыл юлларын төзекләндерү, тәртипкә китерү турында сөйләде.
Республикада авылда теркәлгән яшьләр өчен «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә. Анда тукайлылар да катнаша ала. Күптән түгел әлеге программага яшьләр өчен мөһим үзгәреш кертелде. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2021 елның 25 сентябреннән яшь гаиләләр Татарстанның теләсә кайсы территориясендә шушы программа буенча фатир яки йорт сатып алырга хокуклы. Әйтик, Тукай районында теркәлгән яшь гаилә Чаллы шәһәреннән фатирга ия була ала. Йорт яки квартира алганда дәүләт тарафыннан бәянең 30-35 проценты субсидияләнә, әмма ирнең дә, хатынның да яшьләре 35тән түбән булуы мәҗбүри шарт.
1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Армия хезмәтенә хәрби исәптә торучы, хезмәттән вакытлыча яки тулысынча азат ителмәгән 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге ир-егетләр алына. Хезмәт итү вакыты үзгәрмәде – ул элеккечә үк бер ел. Быелгы чакырылышта районнан 35 егет армиягә алыныр дип ниятләнә. 18 октябрьдә беренче озату узды.
«Кама» агрофирмасында шикәр чөгендерен казу тәмамланды. 3600 гектардан 63491 тонна татлы тамыразык алынды. Уңдырышлылык гектарыннан 176,4 центнер тәшкил итте. Бәрәңге 186 гектарда җыелды, гектарыннан уртача уңыш 239 центнер. Быелгы җәйнең коры булуына карамастан, «Миннеханов М. И» крестьян-фермер хуҗалыгы бәрәңгенең гектарыннан 300-320 центнер уңыш алдылар.
Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә алда бара. Ил табынын ризыклы итүдә районда эшләп килүче КФХларның да өлеше зур. Бакчасарай авылы территориясендә урнашкан «Миңнехуҗина М.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы ит, сөт җитештерү, бөртекле ашлык игү һәм мал азыгы культуралары үстерү буенча районда гына түгел, республикада да алдынгылар арасында. Хуҗалыкның төп юнәлеше – сөтчелек тармагы. Биредә бары тик токымлы савым сыерлар гына асрала.
Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бyлекчәсе хәбәр итә.
Гаризаны 6 яшьтэн 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь 2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыруы турында Сезгә хәбәр итә.
2021 елның 18 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы.
2021 елның 16 октябрендә, Князево авыл җирлегендә мәдәният йорты хезмәткәрләре «Икмәк – бөтен нәрсәгә баш! " дигән хәйрия акциясе үткәрделәр
2021 елның 16 октябренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы.