Бүген районда "Мөмкинлекләр вакыты"яшьләр туры узды. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының территорияләр белән эшләү бүлеге башлыгы Илнур Сәгыйтов катнашты.
Агымдагы елның 3 сентябрендә 12.00 сәгатьтә Алабуга шәһәрендә «Интернет-сәүдә, эшмәкәрләрнең киләчәге кебек» темасына электрон сәүдә өлкәсендә укыту – гамәли чара оештырыла
Быел педагогларның август киңәшмәсе «Заманча мәгариф: мөмкинлекләр, таләпләр һәм проблемалар» темасы астында узды. Анда белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр чакырылган иде. Конференция эшендә район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Светлана Захарова, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе башлыгы Айрат Ибраһимов катнашты һәм чыгыш ясады.
Айрат Ибраһимов тәрбия һәм белем бирү учреждениеләрендә ирешелгән уңышлар, 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре һәм 2021-2022 уку елында мәгариф хезмәткәрләре алдында торган төп бурычлар, хәл ителергә тиешле проблемалар турында сөйләде.
– Быелгы уку елында 3918 укучы парта артына утырачак, шуның 501е беренче сыйныфлар. Балалар – безнең киләчәгебез. Киләчәгебез яхшы булсын өчен югары дәрәҗәдә белем һәм тәрбия бирергә тиешбез. Бу җаваплы вазифаны үз эшенә чын күңелдән бирелгән профессионаллар гына җиренә җиткереп башкара ала. 28 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесендә эшләүче 179 тәрбияченең – 143е (79 проценты), 23 мәктәптә эшләүче 402 педагогның 391е (98 проценты) югары белемле. Замана таләпләренә җавап бирә алучы балалар тәрбияләү өчен мәктәпләрнең фән укытучылары белән тулысынча тәэмин ителүе кирәк. Кадрлар җитмәү проблемасы бар – соңгы биш елда 108 укытучы эштән китте, алар урынына 88 кеше килде. Мәктәпләргә яшь кадрларны җәлеп итүнең яхшы ысуллары бар. «Сала укытучысы» федераль программасы кысаларында Бәтке мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Рамазанова эшкә килде. Быелгы уку елыннан авыл мәктәпләрендә төрле фән буенча 6 яшь укытучы эшли башлаячак. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә балаларның интеллектын үстерү өчен шахмат зонасы булдырылды. Быелгы уку елыннан барлык рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачу йөкләнде. Барлык белем бирү мәктәпләре 100 процент югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин ителгән, – диде.
Район башлыгы Фаил Камаев чыгышын һәр милләткә, һәр заманга кагылышлы төп проблемадан башлады.
– Тәрбияле бала – иң зур байлык, җәмгыятьнең нигезе. Киләчәк тормышыбызның бәхетле булу-булмавы педагоглар эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Сез – халык тәрбиячесе. Уртак максатларга ирешү өчен педагоглар белән ата-аналар тыгыз элемтәдә торырга тиеш. Тәрбия – үз халкыңны, милләтеңне, туган телеңне хөрмәт итү, аны ярату һәм гореф-гадәтләрне саклау ул. Милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү – сезнең вазифаи бурычыгыз. Балаларны яраткан, үз җиренә, халкына ихлас хезмәт иткән педагог бу мөһим мәсьәләгә битараф булмый. Безнең җирлек үзенчәлекле. Шәһәр яны районы булганлыктан, балалар бакчасында, мәктәптә төрле милләт вәкилләре белем һәм тәрбия ала. Һәр милләт үз телен белергә, өйрәнергә тиеш. Моның өчен бездә мөмкинлекләр тудырылган. Шулай булуга да карамастан, мәктәпләрдә татарча белем бирү яхшы куелган дип әйтеп булмый. Ни кызганыч, поселокларда татар гаиләсендә тәрбияләнүче бала көнкүреш дәрәҗәсендә генә булса да милләттәше белән туган телендә аралаша алмый. Акыл культурасын, интеллектны үстерү өчен иң элек үз телеңне белергә, аннары дәүләт телен һәм шуңа өстәп, чит тел өйрәнергә кирәк. Балалар бакчасында һәм башлангыч звенода бала татарча белем һәм тәрбия ала икән, ул милли мирасыбызны, рухи байлыгыбызны буыннан буынга тапшыра алачак. Моны ата-аналарга яхшылап төшендерегез. Кеше гомере буе белем алырга, камилләшергә тиеш. Юкка гына, бөтен нәрсәдән хәбәрдар булган кеше дөнья белән идарә итә, димәгәннәр. Һәр яңалык тәрбияле кеше кулында булырга тиеш. Кешенең белеме булып та, тәрбиясе булмаска мөмкин. Бу начар нәтиҗәләргә китерә. Безнең районда халык саны арта бара – бүген 44 мең 600 кеше теркәлеп яши. Ә теркәлмәгәне күпме? Балалар бакчалары, мәктәпләр төзү, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган уку йорты ачу – көнүзәк мәсьәлә. Заманадан бераз алда бару өчен балаларга төпле белем бирү кирәк. Бәткедә фәннәрне тирәнтен өйрәнү класслары эшли. Башка мәктәпләр дә шул юнәлешне алачак, – диде һәм август киңәшмәсендә катнашучыларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, уңышлар теләде.
Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән педагогларга, тәрбиячеләргә, ветеран укытучыларга тантаналы төстә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды. Яшь белгечләрне район укытучылары сафына кабул итү аеруча җылы шартларда узды.
/ Рамил Зәкиев фотосы.
Тулырак: http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/fail-kamaev-milli-trbiya-sezne-vazifai-burychygyz
«Якты юл»ның юл башы 1976 елның 20 апрелендә Тукай районын оештыру турында РСФСР Югары Советы Президиумы Указы чыкты. Шул елның июнь урталарында яңа оештырылган районның үз газетасын булдыру турындагы карар да дөнья күрде.
Кисәтү!!
2021 елның 27 августыннан 3 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
2021 елның 27 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Шуңа күрә Татарстанның әлеге хезмәт күрсәтүче 60 КФҮнең теләсә кайсы офисында мөстәкыйль рәвештә килергә кирәк. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк. Хезмәт мөрәҗәгать иткән көнне күрсәтелә.
Тукай муниципаль районында исәпкә алучылар сорашып-белешүне төгәлләделәр. Авыл хуҗалыгы микропериисының исәпкә алу персоналы гражданнардан шәхси ярдәмче хуҗалыкларның 23 меңнән артык объектыннан, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан һәм ИЖС , 100 дән артык коммерцияле булмаган ширкәтләрдән сораштырылган.
2021 елның 25 августында Яр Чаллы шәһәренең"Энергетик" мәдәният йортында Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды
Бу көнне Тукай районының 2 гаиләсе н Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов юбилярларны котлап, сертификатлар тапшырды.
Кисәтү!!
2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
2021 елның 26 августында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.