Игенченең уңганлыгы, игенченең тырышлыгы – кырларыннан күренә, – дип икмәк үстерүчеләргә дан җырлыйбыз. Игенче ничек кенә тырышмасын, быелгысы елны кыр-басулар төрлечә булды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур тырышлык куюларыа да карамастан кыска сабаклы, зәгыйфь башаклы, бөртекләрнең бердәм рәвештә, тигез булып тишелеп чыкмавы сәбәпле сарылы-яшелле иген кырларын күргәч йөрәк сыкрый. Ел елга охшамый – һава торышы төрлечә – эссе һәм коры (явымсыз) яки салкынча һәм бик явымлы килеп адәм баласын сыный.
Татарстан терлекчеләре хәзер тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ветеринарлардан һәм зоотехниклардан онлайн-консультация алырга мөмкин. Телемедицинаның уникаль сервисы ярдәмендә ветеринария табибы авыл хуҗалыгы терлекләренә кичекмәстән квалификацияле ярдәм күрсәтә ала. Мондый сервисны Россельхозбанк «ВетЭксперт» компаниясе белән берлектә башлап җибәрде һәм ул «Телеветеринар» дигән исем алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агропрогресс» грантларын бирүгә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең проектларын конкурс нигезендә сайлап алу өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Төп шарт - еллык керем 120 млн. сумнан артмаска тиеш. Программада крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар, шәхси эшкуарлар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша алмый.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район инспекторлары Татарстан Республикасы агрокомплекслары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре буенча уртак рейдлар уздыралар.
12 июльдән «2021 елгы уңышны җыеп алу чорында хезмәтне саклау һәм имин җитештерү таләпләрен үтәү турында» иминлек айлыгы үткәрү турында карар кабул ителде.
21 июль көнне Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Шушы көннәрдә Мамадыш районының Җөри авылында "Питрау"республика бәйрәме узды. Биредә " Керәшен чибәре-2021»конкурсына йомгак ясалды
2021 елның 29 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча«кайнар линия» үткәрә.
Начар метеорологик күренешләр .
2021 елның 22 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, төньяк җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз яварга мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү