Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән затларга мәктәп программасы буенча бер тапкыр бирелә торган яңа түләү өчен 270 мең гариза кабул ителгән.
"Салым бурычлары булмаган очракта субсидияләр"бирелү турында Баннер
Чын күңелемнән изге бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан гаете тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.
Дамир һәм Алия Исламовлар «Яшь гаилә Республикасы»Республика фестивалендә "Иҗади казанышлар Республикасы " номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
16 июль көнне, район үзәк дәваханәсендә, фельдшерларга медицина ярдәм күрсәтү өчен җиhазланган машиналарның ачкычлары тапшырылды. Ачкычларны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев кулыннан районның Шилнебаш, Күзкәй, Тләнче Тамак, Бәтке авыллары, Татарстан совхозы, Әҗмәкәй hәм Круглое поле поселогы авыл табиблары кабул итеп алды.
2021 нче елның 17 нче июлендә Мамадыш районының Җөри авылында XXII "Питрау" керәшен мәдәнияте республика бәйрәме узды.
2021 елның августында ил территориясендә авыл хуҗалыгы микропереписы (СХМП-2021)үткәреләчәк. Бу планшетта цифрлы исәпкә алу булачак .Аны үткәрү өчен Тукай муниципаль районында вакытлыча исәпкә алу персоналы Яр Чаллы шәһәренең статистика бүлегенә җәлеп ителгән.
Кисәтү!!
2021 елның 17 июленнән 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 сыйныф), көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр .
2021 елның 19 июлендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
14 июль «Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» Тукай муниципаль районындагы халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.