Тукай районы хуҗалыкларында мәктәп укучыларын җәйге каникулда ярдәмче буларак эшкә алу тәҗрибәсе күптәннән килә торган традиция. «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, әлеге традицияне дәвам иттереп, быел да 10 июньнән үсмерләрне кабул иттеләр. Хуҗалыкның Мерәстәге терлекчелек комплексында без аларның берничәсе белән танышып кайттык.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл ипотекасын бирүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә. Кредитларны Россельхозбанк һәм ВТБ филиалларында рәсмиләштерергә мөмкин.
Авыл ипотекасын Россельхозбанкның Татарстан филиалы 3% лы бирә.
12 июнь көнне 16.00 сәгатьтә Княз авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй - 2021»үткәрелде. Кнәз авыл җирлегендә Сабантуй чын мәгънәсендә күпмилләтле бәйрәмгә әверелде.
Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов Княз авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм кунаклар адресына котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Троицк ата – аналар шимбәсе - чиркәүдә кайчандыр җирдә яшәгән барлык православие христианнары өчен аерым дога кыла торган көн. Ата-аналар шимбәсе алдыннан, ягъни 19июнь көнне Кнәз авылының Николай Чудотворц православие чиркәүләрендә бөек җеназа гыйбадәте үтте
19 июнь көнне Кнәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Звездный дождь» мәктәп яны лагере балалары өчен"Рус каенкае" бәйрәме үткәрделәр.
Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә «Плюс один» абортларны комплекслы профилактикалауның федераль проектын (алга таба - «Плюс один» проекты) гамәлгә ашыру эше оештырылды.
Яшьләр көне чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ютуб каналында 28 июньдә 17.45 сәгатьтә "#ЖильёМолодымРТ " тапшыруы турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Тукай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фонды башкарма директоры «Сабантуй -2021»милли бәйрәмен үткәрүдә ярдәм иткән барлык катнашучыларга һәм хәйриячеләргә ихлас рәхмәтен белдерә.