«Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты»дип аталган сораштыруда катнашырга чакырабыз.
Кисәтү
2021 елның 18 июненнән 25 июненә кадәр Татарстан Республикасында урыннар белән югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф), аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
Татарстан Республикасы Тукай районы Пенсия фондының клиентлар хезмәте 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия, ләкин аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны КФҮгә, Пенсия фондының территориаль органнарына, алдан язылу буенча яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша бирә һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала, дип искәртә. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Белешмә өчен: Тукай районында 3000 кеше федераль ташламалардан файдалана һәм социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы.
2021 елның 16-17 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
Начар метеорологик күренешләр.
2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метр
- төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
13 июнь көнне Тукай районының Кызыл Байрак авылы мәйданында 2021 ел Сабан туен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов барлык район халкын һәм кунакларын бәйрәм белән котлады. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Яр Чаллы – Сарман трассасында реконструкция эшләре алып барыла, шул сәбәпле 16 июньнән 5 июльгә кадәр 26нчы километрдан алып 30нчы километрга кадәрге аралык транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.
Автомобильләр Теләнче Тамак, Казаклар, Таулык авыллары аша хәрәкәт итә алачак.
ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов район халкы белән очрашты, шулай ук Тукай районында "Безнең ишегалды" программасы барышы белән кызыксынды
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина район активы белән очрашты һәм үз эшчәнлеге турында хисап тотты
Татарстан КФҮ кә еш кына өлкән яшьтәге кешеләр 80 яшьлек гражданны карау өчен түләү сорап мөрәҗәгать итә.
Чыннан да, закон нигезендә Өлкәннәрне, даими ярдәмгә мохтаҗларны, шулай ук 80 яшькә җиткән кешеләрне даими карап торучы гражданнар тәрбиялеу буенча компенсация туләуләре алырга хокуклы. Компенсация түләвенең күләме ай саен 1200 сум тәшкил итә. Ул пенсионерга үзе билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.
Тукай районы Сабантуеннан фоторепортаж