Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.
Бөек Ватан сугышы ветераны,Иске Абдул авылында гомер итүче Зәйтунә Абдула кызы Абдуллина 95 яшен каршылады.
2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» Татарстан Республикасы Дәүләт Мәгълүмат Системасында «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар»категориясе буенча гражданнарның хәбәрнамәләренә мониторинг үткәрелә.
Түбән Суык-Су авылының «Алга» спорт комплексы базасында «Мәктәп балалар бакчалары арасында строй һәм җыр смотры-2021»конкурсының финалы узды.
Районда 52 мең гектарда язгы чәчү эшләрен башкару каралган. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 600 кеше 2021 ел уңышы өчен язгы көннең һәр минутын файдалы үткәрү өчен бөтен көчен куя. Хәзерге вакытта басу-кырларда 30 чәчү комплексы, 44 чәчү агрегаты, 276 трактор, 100дән артык йөк машинасы эшли. Кайбер хуҗалыкларда, аерым алганда, «Ярыш» ҖЧҖ, «Кама-Бекон» ҖЧҖдә, «Миңнехуҗина» КФХда эш ике сменада оештырылган. Бүген район буенча 8150 гектарда арпа, 320 гектар җирдә солы, 665 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, «Кама» агрофирмасының 4 агрегаты 1 мең гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере чәчте.
Начар метеорологик күренешләр -2021 елның 4 маенда төнлә, көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15-20 м/с).
Кнәз авылының Изге Николай Чудотворца чиркәвендә шимбә-якшәмбе көннәрендә Пасхага багышланган чара узды
Бөтендөнья cәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән 26 апрельдан 2 майга кадәр иммунизация атнасы үткәрелә. Әлеге чарадан Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады
Россия территориясенә, шул исәптән Татарстан Республикасына керү өчен хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырырга һәм Covid-19 инфекциясенә тест ясарга кирәк булачак.