Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә уртак милеккә хокук рәсмиләштергәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
14 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда, традиция буенча, ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Тукай районының 3 гаиләсенә сертификатлар тапшырылды.
Безнең районны 48 имам, район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров кергән делегация тәкъдим итте. Корылтай делегатларына һәм кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул ТР Диния нәзарәтенә дини мәгърифәткә һәм китаплар бастыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 13 апрелендә ПФР органнары тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен Россия Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинеты аша кичекмәстән пенсия тупланмалары акчасына хокукы булган гражданнарга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында массакүләм мәгълүмат чаралары таратылган.
Тукай районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Роксана Пучинина Кама аръягы лигасында бадминтон буенча ТР Шәхси кубогының икенче этабының сайлап алу турында беренче урынны яулады.
Сиптергечләрне мониторинглау сервисы Татарстан Республикасында уңышны арттыру һәм кырларның сиптергечләр белән берничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташучы хуҗалыклар дәүләт ярдәменең югары коэффициентына ия булачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.
Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү өчен орлык агулау бара. Уңай hава шартлары булуга аграрийлар дым каплатуга керешергә ниятли.
16 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры эксперты Инстаграмда «социаль ипотека» программасында катнашучыларның күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү үзенчәлекләре турындагы сорауларына җавап бирәчәк.
Пособиене яңадан исәпләү өчен, 1 апрельдән эшли башлаган яңа кагыйдәләр нигезендә, гариза бирергә кирәк. Документлар һәм белешмәләр җыярга кирәк түгел.
Әмма гариза тутыру өчен реквизитлар кирәк булачак: баланың туу турында таныклык, никах теркәү турында таныклык, баланың һәм ата-ананың СНИЛСы, акча күчерү өчен банк картасы. Шул ук вакытта гариза бирүче һәм балалар Россия гражданнары булырга тиеш.