ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

17  апрель  көнне  " Туган телдә җырлый чишмә "дип аталган  иҗат  Гала концерты уза.

Март дәвамында барлык гомуми белем бирү оешмаларында «Строй һәм җыр смотры»конкурсының мәктәп этаплары узды.

 2021 елның 13 апрелендә Түбән Суык-Су авылы «АЛГА» спорт комплексы базасында  8  мәктәп  командасы сайлап алу этабында катнашты.  

  14нче апрель көненә һава торышы


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

8 нче апрель көнне ,Боерган авылы җирлегендә, күренекле язучыларыбыз белән "Киләчәккә илтик татар моңын" дип исемләнгән тантаналы очрашу уздырылды.   Халыкара бүләкләр иясе ,Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы - Факил Миннемөхәммәт улы Сафин ,Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,  тәрҗемәче   -Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова һәм әфган сугышы ветераны,автор- башкаручы , талантлы алып баручы,бик күп җырлар авторы- Илдус Газизовлар рәхәтләнеп, чын күңелдән авыл халкы, балалар белән аралаштылар.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 21 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

Тукай районы укучылары Казан дәүләт аграр университетында булдылар.  

Ата-бабаларыбыз борынгы заманнардан ук нәсел, ыруг, җирлек шәҗәрәсен төзеп, килер буыннарга ядкарь итеп тапшыра килгәннәр. Буыннар чылбырын тоташтыручы шәҗәрә бәйрәме Боерган авыл җирлегендә узды. 

Чираттагы шәҗәрә бәйрәменә без Калмия авылына җыелдык. Алдан ук әйтеп куясы килә – ут күршеләр авыл тарихын өйрәнеп, халыкка җиткерү, кызыксындыру, бергәләшеп үткәннәргә кайтып килү максатында бик күп эшләгәннәр, бай материал тупланган.

  

Круглое Поле поселогында яшәүче хезмәт ветераны Петров Владимир Павлович  90 яшен билгеләп узды

Юбилярны котларга Тукай муниципаль  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариев килгән иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International