ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Газетабызның узган санында районга илебезнең төрле төбәкләреннән фермерлык һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре килүе турында хәбәр иткән идек инде. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында делегатлар районыбызның төрле юнәлешләрдә эшләүче уңышка ирешкән хуҗалыклары һәм предприятиеләре белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчеләре очрашуларда үзләренең хезмәтләре, планнары турында сөйләделәр, җыенга мөнәсәбәтле фикерләре белән уртаклаштылар. Читтән килгән эшмәкәрләр дә газета журналистларына үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр, Тукай районы турында үз фикерләрен әйттеләр. Соңыннан, «Энергетик» мәдәният йортына җыелып, очрашуга йомгак ясалды. 

06 апрель 2021 ел «Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Максатлар белән эшләү” дигән темага дәрес уздырды.

 2021 нче елның 6 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Яңа туган баланы карауның беренче дәресләре" темасына йөкле хатын-кызларга гамәли дәрес үткәрде. Дәрес яңа туган баланы карауны психологик яктан әзерләүгә юнәлдерелгән иде.  

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында " 1992 елның 19 февралендәге 1448-ХІІ номерлы ТР Законы нигезендә 01 май (Яз һәм Хезмәт Бәйрәме) ,09 май (Җиңү көне) Һәм13 май (Ураза бәйрәме) эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала,  шуны исәптә тотып  КФҮ ДБУ бүлекләре/филиалларының эш графигын  тәкъдим итә :

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

 

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов кушуы буенча узган елның декабрендә Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырылды.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

7 нче апрель көненә көндәлек оператив фараз 

08 апрель 2021 ел 10: 00 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Физик затлар керемнәренә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (2020 елда шәхси эшмәкәрләр тарафыннан 3-НДФЛ формасы). Милекне сатканда 3-НДФЛ формасында декларацияләр тапшырмаганда салым контроле " темасы буенча вебинар чакыра.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләре өчен сораштыру башлап җибәрә. Идарә сайтында үз фикереңне калдырырга һәм күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процедурасын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә мөмкин rosreestr.tatarstan.ru ,Сораштыру  кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен 2021 елның 6 маена кадәр дәвам итәчәк

5 апрельдә, Тукай муниципаль районы администрациясендә Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм Куйбышев тимер юлы эш йомгаклары буенча йөк җибәрүчеләр белән киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International