ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

 
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә урта мәктәпнең өченче сыйныф укучылары өчен «Әкият геройлары эзеннән» дип исемләнгән әдәби викторина-уен үткәрелде.  

Татарстан авыл китапханәсе, китапханәбезнең өлкән яшьтәге укучылары өчен, Клара Булатованың  туган көненә багышлап   «Шигырьләрдә минем йөрәгем» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

2021 елның 4 апрелендә, Татарстан бистәсе үзәгендә, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Мин татарча СӨЙЛӘШӘМ!"акциясе үткәрделәр,бу чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган иде.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021елның 1гыйнвареннән Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба - кагыйдәләр) үз көченә керде. Кагыйдәләр көнкүреш подрядының барлык төрләренә дә кулланыла (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.).

06 апрельгә көндәлек оператив фараз 

«Ярыш» хуҗалыгы механизаторларының күңелләре көр. «Яз тәэсир итә», – дип елмаеша алар. Куәтле техниканы иярләп басуларга чыгар көннәр якынайган саен ир-егетләрнең күңелләре ашкына-җилкенә башлау табигый, башкача була да алмыйдыр ул. Өстәвенә, хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә. 

 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Татарстан Республикасының Тукай районында булды.

2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында 

Чаллы картиналар галереясында Ләйсән Вәлиуллинаның «Туган нигезем – балачак хатирәләрем» дигән шәхси күргәзмәсе эшли. Биредә рәссам кызның 57 картинасы урын алган. Аларны 11 апрельгә кадәр барып күрергә була.

Ләйсән Вәлиуллина тукайлылар өчен якын. Узган ел «ТАССРның 100 еллыгына – 100 картина» дигән акция кысаларында Калмия мәктәбендә ачылган галереяга да яшь рәссам дистәдән артык эшен алып кайтты 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International