ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Күптән түгел Күзкәй авыл җирлеге үзешчәннәре тамашачыларга бик матур концерт бүләк итте. Сәхнә нәкъ авылча, матур итеп бизәлгән. Узганнарыбызны хәтерләткән читәннән үрелгән ихата, көнбагышлар «чәчәк аткан». Төрле төстәге утлар балкый. Талгын музыка да күңелләрне көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып, матур кич вәгъдә итә...

2021 елның 9 апрелендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

 "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

 Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү департаменты   Россия территорияләренең социаль – икътисадый үсешенә юнәлдерелгән яшьләр автор проектлары һәм проектларының XVIII Бөтенроссия конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрү турында хәбәр итә.


2
апрель, 2021 ел
җомга

 02.04.2021 елда “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Дуслык»  темасына тренинг уздырды.

 

 

2021 елның 02 апрелендә  «Көчләүсез балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова «Ышаныч телефоны» акциясе М.И.Г. отряды волонтерлары белән берлектә үткәреде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарга күчемсез милек белән алыш-бирешләрдә үзләрен мошенниклык гамәлләреннән саклап калырга ярдәм итәчәк иң нәтиҗәле тәкъдимнәрен җиткерә.

2021 елның 2 апрелендә Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Альбина Тарынчева һәм Гөлия Миннекаева «Лекотека» комплекслы индивидуаль-юнәлешле программасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тылсымлы эзләр»дигән темага социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәрес-уен үткәрде.

 

Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагогы  Тарынчева А.М.  тарафыннан «Оригами» комплекслы индивидуаль-ориентлашкан программа кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тартма» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

2021 елның 2 апрелендә Тукай районы «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары һәм психологлары . «Лекотека» комплекслы индивидуаль-юнәлешле программа кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “ Без шундый төрле, без шундый шәп!”дигән кумәк дәрес уздырды 

Кичә Тукай районына бөтен Россиядән татар авыллары эшкуарлары делегациясе килде. Инде хәбәр итүебезчә, IX Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены уза. Ул өч көн дәвам итә - 31 марттан 2 апрельгә кадәр, аның төп өлеше 1 апрельдә безнең район территориясендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International