2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 16 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиленең гражданнарны бергәләп кабул итүе була
Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында 2021 елны туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан итү турында " 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Указын үтәү йөзеннән, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, социумда деструктив йогынтыдан һәм тискәре күренешләрдән арындыру максатларында, авыл яшьләре арасында интеллектуаль ял рәвешләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Акыл көрәше» интеллектуаль уеннар сериясен гамәлгә ашыра.
6 март көнне "Энергетик" мәдәният йортында,8март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тукай муниципаль районы тантаналы чара уздырды , куркәм бәйрәмдә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы алдынгы хатын-кызларыбыз катнашты. Тантананың кунагы- Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина (#akogogina ) хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.
5 март көнне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашында "Вилданов " крестьян-фермер хуҗалыгында (Калмия авыл җирлеге) семинар узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начараю белән, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Районның 45 еллыгына багышланган«Тукай районы-туризм территориясе»дигән III район туристик слеты узды.
2021 елның 7-8 мартында Зеленодольск муниципаль районының “Маяк” спорт комплексы” базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында V Туриада (Спартакиада) зачетында чаңгы туризмы буенча 51 нче Республика ярышлары узды.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итегез" бәйрәм акциясе
Тукай районында 80 яшьтән өлкәнрәк 1210 пенсионерга, дәвалау учреждениесе һәм 1 төркем инвалидларга даими тәрбиягә мохтаҗ булган кешеләргә 1200 сум күләмендә компенсация түләү билгеләнгән.
Чиләбе өлкәсенең Озерск, Снежинск, Миасс, Трехгорный шәһәрләрендәге хәрби частьләренә 18-40 яшьлек гражданнарны, сержант һәм солдатларның хәрби урыннарына контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру турында хәбәр итәләр..