ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2021 ел
җомга

“Татарстан  Республикасының иң яхшы  товарлары  һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсы    «Россиянең иң яхшы  100  товары»   программасы  кысаларында  югары  сыйфатлы  товарларны  һәм хезмәт күрсәтүләрне ачыклау,  сыйфатлы  продукция  җитештерүче  Татарстан  җитештерүчеләренең югары  абруен булдыру, төрле  милек  рәвешләрендәге  предприятиеләр  (шул  исәптән кече  һәм урта  бизнесныкылар) чыгара  торган  товарларның  һәм күрсәтә  торган  хезмәтләрнең  сыйфатын  һәм конкуренциягә сәләтен  арттыру  эшчәнлеген кызыксындыру  максатларында  уздырыла.

«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды. 

 

Сигез яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә акча алмаган Татарстан гаиләләре 31 мартка кадәр Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге 31 марттан соң булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин

2021 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренешләр  көтелә:


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

3 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне 2 Тукай гаиләсе сертификатка ия булды. Гаиләләрне котлап, сертификатларны РФ Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Эдуард Фәттахов тапшырды.

2021 елның 3 март 18 сәгатьтән 4 март 18 сәгатькә кадәр начар метеорологик күренешләр.

2021 елның 4 мартында иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә Күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.  

Бөтенроссия халык санын алуга багышланган балалар рәсеме конкурсына 4 меңнән артык эш килде. Россиялеләр барлык эшләрне дә 3 марттан ВПН ның рәсми сайтында күрә һәм бәяли алачаклар strana2020.ru

Халык санын алу вакытында респондентлар белән хезмәттәшлекнең төп өч каналы булачак:
1 исәпкә алучылар, гадәттәгечә, йортлар буенча барачак,
2 стационар участоклар эшләячәк, шул исәптән КФҮтә,
3. дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл  мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:

  

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белән берлектә, АПК өлкәсендә субсидияләр алучылар арасында аноним сораштыру уздыра.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International