Яраткан эшләрендә гомумтанылган хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция-элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Тукай районында алдынгыларның традицион слеты узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, оешмалар-предприятиеләр җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм барлык хуҗалык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.
Тукай аграрчылары адресына югары оешканлык һәм хезмәткә намуслы караулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.
Басуларда мул уңыш үстерүнең серләрен агрономнан да яхшы белүче юк. Ул тәҗрибәле булса, хуҗалык өчен аерата әйбәт. «Чаллы яшелчәсе» ҖЧҖ баш агрономы Газинур Нурхәмәтов районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе.
Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре, предприятиеләре һәм оешмалары арасында III Спартакиада кысаларында оешма арасында волейбол буенча ярышлар узды. Ярышларда 8 команда катнашты.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" 2021 елның 25 февралендә иртәнге сәгать 5.00 тән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү җиткерә:
Иртән, көндез 2021 елның 25 февралендә Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында һәм Казан шәһәрендә буран һәм көчле җил көтелә,җилнең тизлеге 15-18 м/с (в г. Казани до17 м/с).
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 1 мартында төнлә һәм иртән урыны белән томан, аязган вакытта һава температурасы -25 -28˚.градуска кадәр төшәр дип көтелә .
ИГЪЛАН 2021 елның 3 мартында РФ Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы онлайн форматта гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итәчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренеш көтелә:
- төнлә һәм Көндез күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда төнлә), юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык;
- төнлә һәм иртән көчле кар.
Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.