Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Мәләкәс авыл мәдәният йортына капиталь ремонт белән таныштыру максатыннан җитәкчеләр белән күчмә киңәшмә үткәрде,ул җитәкчеләрнең тәкъдимнәрен тыңлады.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге Президиумының ТР мәгариф учреждениеләрендә шахмат уйнау өчен урыннар булдыру һәм аларны тормышка ашыруда ярдәм итү буенча ,милли проектлар кысаларында 25 февральдә Иске Абдул мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.
Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.
25.02.2021 елда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Минем ресурслар», «Дуслык» темасына тренинг уздырды. Тренинг эчке көчләрне торгызуга юнәлтелгән иде.
"Минем шәҗәрәм " генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы
Шәҗәрә фестивале "Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы- Без тарихта эзлебез"
"Гаилә архивын тапшыр " конкурсы
2021 елның 25 февраль 18 сәгатьтән 26 февраль 18 сәгатькә кадәрТатарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренеш көтелә: төнлә һәм Көндез күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәк булган буран; көндез һәм кич белән көчле җил, көчәйгәндә 15-17 м/с һәм бозлавык.
Тиздән дача сезоны башлана, һәм күп кенә татарстанлылар өчен шәһәр читендәге күчемсез милекне сату-алу яки аны милеккә рәсмиләштерү мәсьәләләре беркайчан да актуаль булачак. Шуңа күрә дача сезоны алдыннан инстаграмда Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Динә Гайзатуллина катнашында турыдан-туры эфир үткәчәк .
Тукай районының Мәләкәс мәктәбе укучысы Хаҗиев Равиль геология буенча олимпиаданың региональ этабында призер булды. Котлыйбыз!