ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

   Агымдагы елда картлык буенча пенсиягә  чыгу хокукы бирүче яшьне арттыруның күчү чоры дәвам итә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Январьдан ул тагын бер елга артып, гомуми арттыру өч ел тәшкил итүгә карамастан, 2021 елда пенсия элеккегегә караганда ел ярымга соңрак: хатын-кызларга – 56,5, ир-атларга – 61,5 яшьтә билгеләнә.

     

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре мониторинглар үткәрү максатыннан сәүдә объектларына барып кайтты. Белгечләр Тукай районың 12 объектын колачлады ( с. Бетьки, пос. Круглое Поле, д. Старые Ерыклы, д. Биклянь, пос. Нижние Суксы).Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының 24 төре буенча бәяләр мониторингы үткәрелде. 


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

 25 нче гыйнвар 2021 нче ел “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Минем киләчәгем минем кулларда” дигән темага тренинг үткәрде.

 

"Спорт разрядларын бирү турында" 19.01.2001 ел, №3/н боерыгы нигезендә, Тукай муниципаль районы "спорт мәктәбе" МБУ тәрбияләнүчеләре Нуриева Альмира Илмир кызы һәм Захарова Мария Николаевнага бадминтон буенча I спорт разряды бирелде. Кызларны спорт уңышлары белән котлыйбыз.

22-23 январьдә Алабугада ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Шилнәбаш авылыннан 2007 елгы Ксения Сметанина 1 урынга, 2007 елгы Ариана Прокопьева - 2 урынга лаек булды. Аларның тренерлары -  Виктор  Булатов.

23 январь көнне  Казанда бадминтон буенча “Татарстан республикасы буенча шәхси кубок” ярышлары утте. Анда башкалабыздан, Яр Чаллыдан һәм республиканың 22 районыннан, шул исәптән Тукай районы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар да катнашты. Кнәз авылыннан 2007 нче елгы Мария Захарова ярышта 3нче урынга лаек булды. Аның тренеры - Валерий Фәйзуллин.

22-24 январь көнне Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге чарада 38 команда вәкилләре көч сынашкан. Көрәш осталары төрле төбәкләрдән: Башкортсан, Чувашия, Мари Эл, Ханты-Манси, Оренбург өлкәләреннән дә килгәннәр. Үз авырлык категорияләрендә 2001 елгы Илназ Рамазанов 2005 елгы Нияз Сәрвәров (50кг) беренче урынга лаек булды.

Бу көннәрдә  Бәтке авылының   хөрмэтле кешесе, тыл һәм хезмәт ветераны Гөлчирә  Зәки кызы Бадыкованың   90 яшьлек күркәм юбилее булып утте.

Кече Шилнә авыл җирлегендә узган җыенда зарланып чыгыш ясаучыларның кайберләренә район башлыгы Фаил Камаевның җавабы шундый булды. 

Кече Шилнә халкы, елдагыча, активлык күрсәтте: район җитәкчелегенә сораулар һәм мөрәҗәгатьләр күп бирелде. Ә менә рәхмәт белдерүчеләр сирәк, гәрчә узган ел эшләнгән эшләр күзгә күренеп торса да. Һәм киләчәккә планнар да зурдан.
 

Онкология үзәген төзү Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды һәм КамАЗның 50 еллыгына багышланды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International