2021 нче елның 25 нче гыйнварында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфганстанда һәлак булган якташыбыз, «Кызыл Йолдыз» ордены белән үлгәннән соң бүләкләнгән Сергей Александрович Поповның туган көне уңаеннан «әфганчы, юлың авыр иде...» дип исемләнгән хәтер дәресе әзерләделәр һәм үткәрделәр
Иванов Михаил Борисович - "Тукай муниципаль районы спорт мәктәбе" МБУ директоры итеп билгеләнде .
2021 елның 26 гыйнварында- Начар метеорологик күренешләр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык
2021 елның 25 гыйнварында аппарат киңәшмәсендә Советлар Союзы Герое Нурми Халяв улы Шәрипов истәлегенә багышланган чаңгы спорт төрләре буенча ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Тукай районы Борды авылы керәшеннәре йолаларны буыннанбуынга тапшыра. Шулар-ның берсе – Нардуган бәйрәме. Ул Раштуа бәйрәменнән Качману көненә кадәр дәвам итә.
16 январь көнне Бордының Кәҗә тау урамында шушы бәйрәм гөрләп үтте.
Педагогларның һөнәри осталыгын сынау максатыннан районда «Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры үткән иде. Анда мөгаллимнәребез «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге турда укытучылар үз дәресләрен видеоязма итеп җибәрделәр.
2021 елның 23 гыйнварында, мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия студентлары көненә багышланган «Сөйкемле Татьяна» исемле конкурс программасы үткәрделәр. Кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды. Конкурс программасында 2 команда катнашты.
2021 нче елның 24 нче гыйнварында, Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Умырзая» бию ансамблендә катнашучылар белән, Халыкара эскимо көненә багышланган «Боз әкияте яки туңдырма көне» исемле конкурс – танып-белү программасы үткәрделәр.
Начар метеорологик күренешләр -2021 елның 25 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юеш кар һәм салкынча, томан, бозлавык, юлларда көчле бозлавык.