Халыкара өлкәннәр көне - бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге бирә. Безнең районда бу көнне бәйрәм итүгә багышланган чаралар планы төзелде, өлкән яшьтәге кешеләргә, аларның бай тормыш тәҗрибәсенә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү буенча актив эш алып барылды.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр «Кайгырту» һәм «Ветеран янәшәдә яши» акцияләре, «Игелекле эшләр фәрештәсе» Тимурчылар десанты үткәрелде, аларда 300 дән артык укучы катнашты. Иң мөһиме, өлкәннәргә аралашу. кирәк.Балалар шефлыкка алынган әби-бабайлар белән бик теләп сөйләштеләр, бәйрәм белән котладылар, чәчәк бәйләмнәре һәм открыткалар тапшырдылар, хуҗалык эшләрендә булыштылар. Шулай ук " Теләнче-Тамак картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан әби - бабайларда булдылар.
Мусабай-Завод авылында гомер итүче Шайхнурова Мөршидә апаның 90 яшьлек юбилее. Ул үзенең балалары арасында бәхетле гомер кичерә.
Республикада санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту максатыннан, хезмәтләр күрсәтү урыннарында гражданнарның шәхси саклану чараларыннан башка керү һәм булуы тыелган (битлекләр, ресираторлар). КФҮ офисларында да битлекләрдән (ресираторлардан, башка саклау чараларыннан башка гражданнарны кабул итү гамәлгә ашырылмый.
«Урал таулары битендә урнашкан Первоуральск шәһәрендә кеше фатирында түләп яши идек. Берничә көнгә тарихи ватаныбызга – Татарстанга, Тукай районы Яңа поселогындагы туганнарыбызга кунакка кайттык. Алар безне җылы каршы алдылар. Шунда «Гигант»та авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә теләге булган гаиләле яшьләргә торак бирелүен, эш шартларының, хезмәт хакларының яхшы булуын белдек. «Гигант» ҖЧҖ идарәсенә кереп җитәкчелек белән сөйләштек. Риф Имамов бездә яхшы тәэсир калдырды. Туганнар белән утырып сөйләштек-киңәшләштек тә, монда күченеп кайтырга булдык», – дип искә ала Далира белән Рамил Шәйхетдиновлар.
«Гигант» хуҗалыгының сыер савучылары районда һәрвакыт беренчеләр рәтендә. Узган ел районның иң алдынгы сыер савучысы исемен бу хуҗалыкта эшләүче Әлфирә Солтанова яулаган иде. Быел исә бу исемгә 30 ел «Гигант»та хезмәт куючы Елена Гәрәева лаек булды. Ул район башлыгының мактау грамотасы һәм мультиварка белән бүләкләнде.
Яшьләрне җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә җәлеп итү һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү өчен авыл җирлекләрендә яшьләр белән очрашулар башланды.
Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Вайлдберриз», «Озон» һәм «Алиэкспресс Россия» белән берлектә маркетплейсларда эшләү буенча онлайн вебинарларны популярлаштыру буенча эш алып бара.
Онлайн вебинарлар программасы электрон мәйданчыкларның эш принциплары белән танышудан, әлеге платформаларның поставкалар һәм сатулар белән идарә итү өчен мөмкинлекләрен тәкъдир итүдән, шулай ук республика эшмәкәрләренә маркетинг коммуникацияләре һәм түләүсез инструментлар ярдәмендә үзләренең товар әйләнешен күтәрү турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт.
Иннополис Университеты һәм "2035 университеты" ның уртак программасы кысаларында бөтен Россиядән 5 мең дәүләт хезмәткәре белем алачак һәм дәүләт эшендә цифрлы технологияләр куллана алачак.
"Чаллы-пионер лагерьлары" автоюлы буенча "Киа-Спектр" маркалы автомобиль йөртүче транспорт чарасы белән идарә итү тизлеген сайламый , кюветка чыга һәм агачка бәрелә.