Тукай районы буенча мәдәният бүлеге 14.09.2020-20.09.2020-онлайн (офлайн) чаралар афишасы
Хәзер уҗымнарны чәчүнең актив чоры бара һәм киләчәктә уңыш турында уйланырга вакыт бар. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора. Бу хакта бүген ВКС буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
10 сентябрьдә 12:00 сәгатьтә республика телеканалларында һәм социаль челтәрләр туры эфирында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан Президентының туры эфиры ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
8 сентябрьдә авыл хуҗалыгына багышланган «100% ТАТАРСТАН» интеллектуаль эшлекле киңлек эшли башлый.
11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, эре ритейлерлар, продукция җитештерүчеләр һәм шул өлкәдә экспертлар катнашында «Бүгенге кулланучы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату чылбырлары» панель дискуссиясен карагыз.
Көн дәвамында тамашачылар “Сакчыл җитештерү” технологиясенең ул гамәлгә кертелгән предприятие мисалында нәрсә икәнен беләчәкләр. Роботлаштырылган акыллы фермаларны, автопилоттагы авыл хуҗалыгы машиналарын һәм автоматлаштырылган кошчылык фермаларын күрәчәкләр. Уңышка ирешкән фермерлар грант алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларында катнашу тәҗрибәсе белән бүлешәчәкләр һәм нульдән башлап үз агробизнесыңны ничек төзү турында сөйлиячәкләр.
Тамашачылар республиканың Аграр һәм Ветеринария югары уку йортларында онлайн экскурсияләрдә була алачак. «Кырдан алып кибет киштәсенә кадәр» принцибы буенча икмәкнең ничек җитештерелүе, азык-төлек продуктларының хәләл шоу-румы, «Өй ашлары супермаркетында» продукциянең ничек җитештерелүе һәм чәк-чәк әзерләү буенча мастер-класс күрсәтеләчәк.
Чараның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Бөтен дөнья буйлап катнашучылар трансляциягә www.100tatarstan.com. сайтында бушлай тоташа алалар. Нәкъ менә сезнең өчен кызыклы булган чыгышларны күреп калу өчен кушылыгыз. Эшлекле программа шулай ук инглиз һәм татар телләренә дә синхрон тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сораулар бирергә һәм реаль вакыт режимында оператив рәвештә алардан җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк!
Тукай районы социаль-икътисадый үсеш буенча ТР муниципаль районнары арасында бишенче, авыл районнары арасында беренче позициядә. Районда бүген 41348 кеше теркәлгән.
Татарстан Республикасында Президент Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында узучы «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты VIII ачык республика телевизион фестиваленә актив әзерлек бара.
Белешмә өчен: хөкем ителгәнлекнең булмавы (булуы), наркотиклар кулланган өчен административ җәза факты (булмавы) турында хәзер Татарстанның күп функцияле үзәкләренең теләсә кайсы офисында, хезмәт күрсәтүгә алдан гариза бирелүенә карамастан, алырга мөмкин.
2020 елның 8 сентябренә оператив фараз.Начар метеорологик күренешләр-фаразланмый
Бөртекле культураларны урып-җыю.
Барлыгы 40 812 гектар җыеп алынды. 164 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык-40,1 цн\га, бу барлык мәйданның 93% ын тәшкил итә
Район авыл хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча оператив белешмә