ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уздырыла.
Сез теркәлү урыныгыз буенча гына түгел, республиканың теләсә кайсы почмагында – үзегез өчен уңайлы урында тавыш бирә аласыз.
8 сентябрьдә Мобиль сайлаучы технологиясе ярдәмендә тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү вакыты тәмамлана! Ашыгыгыз!

 

 Сез теркәлү урыныгыз буенча гына түгел, республиканың теләсә кайсы почмагында – үзегез өчен уңайлы урында тавыш бирә аласыз.
8 сентябрьдә Мобиль сайлаучы технологиясе ярдәмендә тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү вакыты тәмамлана!  

2020 елның 6 сентябрендә 16 сәгать 05 минутта Тукай районының Мәскәү-Уфа автоюлының 1068 км + 600 м ераклыгында КИА СПОРТЕЙЖ автомобиле йөртүчесе тизлекне, дистанцияне сайламаган, нәтиҗәдә, юлдаш юнәлештә хәрәкәт иткән РЕНО МЕГАН автомашинасы белән бәрелешкән ,нәтиҗәдә, алда торган тоту АВЕНСИС автомашинасына бәрелгән  .

 

   7 нче сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Тарынчева Альбина һәм психологы Сәйфуллина Альбина Минзәлә районында «Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында “Терроризмга юк, юк, юк!» дигән чара узды. 

5 сентябрь көнне, Халыкара хәйрия көнендә, Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм  авыл җирлегенең инвалидлар Советы Рәисе инвалид балалар өендә кунакта булдылар. Алар: Илсөяр Шәрәфиева, Даниил Кащеева, Данила Рәхмәтуллина һәм Карина Низамиева. Акцияне оештыручылар балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар.

5 сентябрьдә Казанда "Бакча-2020"авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда быел да Тукай муниципаль районы узенен мул унышлары белән катнашты .

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта катнашты.  Республика җитәкчесен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде. ТР Президенты сәүдә рәтләрен карап чыкты, бакчачылар белән аралашты, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды.

Тукай районы "Экспозицияләрне иң яхшы иҗади тәкъдим итүе өчен"дигән  Дипломга лаек булды


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» русиякүләм конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелә. Конкурсның төп бурычы - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 һәм 6 сентябрендә төнлә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә-урыны белән туфракта һәм һавада температура -2 градус 

Татарстан Республикасы рәссамнары Тукай районына үзенчәлекле бүләк ясады: «ТАССРның 100 еллыгына – 100 картина» дигән акция кысаларында Калмия мәктәбендә картиналар галереясы эшли башлады. 

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев «Кама» агрофирмасы игенчеләре белән аралашканда шулай диде.

Аның комбайнчылар белән очрашуы бик җылы рухта үтте. Икмәк үстерү тәмен Васил Габделгаяз улы яшьтән татыган – ул туган авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән яшүсмер чагын искә төшерде, шул еллардагы техника, мөмкинлекләр, эш тәртипләре турында хатирәләре белән уртаклашты. Ташкичү басуында үскән тук башакны уып, икмәген дә татып карады. «Рәхәтләнеп яшәр өчен, өстәлләребездә икмәк булсын өчен, тырышып эшлисез», – дип барлык механизаторларга рәхмәт белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International