Тукай муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзерлек дәвам итә. Аларда яшәүче халыкны сораштыру өчен урыннар исемлеге әзерләнгән.
Район басу-кырларында урак кампаниясе тулы куәтенә дәвам итә. Бүген иң югары уңыш «Ирек» җитештерү кооперативында. Һәрбер гектрадан 63 центнер икмәк алалар. Моңа агротехник чараларны төгәл үтәү, югары җитештерүчәнлек, кооперативны тотрыклы үстерү белән ирешелә. Икенче яктан, бу, һичшиксез, үз эшенең чын осталары булган авыл эшчәннәре һәм белгечләренең уртак, тырыш хезмәт нәтиҗәсе дә. «Ирек» җитештерү кооперативында бөртекне орлыкка дип үстерәләр
27 август көнне , иртәнге тугызда Тукай муниципаль районы советының XXXXII утырышы узачак
Татарстанның иң яхшы гаиләләренең берсе – Тукай районыннан. Тимур белән Резедә Мөхәммәтшиннар ТР Президенты һәм аның хәләл җефете исеменннән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләу тантанасына чакырылган. Әлеге чара 25 август көнне Казан Кремлендә узачак.
Бүген Тукай ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашу үтте. Анда Тукай районы Башлыгы Фаил Камаев катнашты.
В первые дни июля 2020 г. Казани присвоен статус «Города трудовой доблести». Чтобы почтить трудовой подвиг татарстанцев, отметить вклад каждого предприятия в дело Великой Победы, в республике стартовал проект «Предприятие трудовой доблести».
Сегодня представляем предприятие трудовой доблести Казанский ГИПРОНИИАВИАПРОМ
#НашаИстория#ЭкономикаДляЛюдей#ПредприятиеТрудовойДоблести
Пенсия фонды идарәсе шуны искә төшерә: 16 яшькә кадәр балалары булган һәм коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә түләүгә гариза бирмәгән тукайлылар моны 30 сентябрьгә кадәр эшли ала.
22 августта бөтен ил буенча Россия флагы көненә багышланган чаралар уза. 2020 елның 21 августында Татарстан авыл китапханәсе үзенең яшь укучыларына «Зонтик»мастер-классында катнашырга тәкъдим итә. Безнең зонтик Россия флагы төсләрендә башкарылган: ак-зәңгәр-кызыл.
20 нче август 2020 ел Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм МИГ» отряды волонтерлары белән наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән “Наркотикларга юк дип әйтүнең ун сәбәбе” дигән акция уздырды.
2020 нчы елның 20 нче августында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында “Кем мин” дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде һәм "Хәтта супергеройларга да кайвакыт ярдәм кирәк" дигән видеороликлар күрсәтү:”Рейнджер”,”Фея”,”Рыцарь”,”Пиратка".