ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ветераннар һәм пенсионерлар арасында үткәрелә торган традицион «Балкыш» республика фестивале коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау өчен үзенчәлекле форматта уза. Алтынчы республика фестиваленең икенче турына узган талантлы район үзешчәннәренең чыгышларын башкалабыз Казаннан килеп видеога яздырып алдылар.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында Тукай районында тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Гомумән, әлеге программа эшли башлаганнан бирле мондый мәйданчыклар 13 җирлектә барлыкка килде.

Әледән-әле килеп яуган яңгырлар район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә урып-җыюны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Аз гына кояш чыккан арада игенчеләр кырларга ашыга.

Күмәк тырышлык белән бүгенге көндә район буенча 5 меңнән артык гектар мәйданда ашлык суктырылды. Бу барлык мәйданның 12 проценты. Район буенча уртача уңыш – 42,1 центнер. Әлегә көзге бодайдан иң югары уңыш «Кама» агрофирмасында.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 августында төнлә, көндез һәм кич белән урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич белән секундына 23 метрга кадәр, көндез һәм кич белән аерым районнарда көчле яңгыр һәм яшен.

 

2020 елның 12-13 августында Татарстан Республикасы Биектау районының Урманчы бистәсе территориясендә " Авыл кешеләр өчен. Авылда яшьләрнең гражданлык активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән» палаткалы лагерь форматында белем бирү программасы үткәрелә

"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары"милли проекты кысаларында  Тукай районында
Останково авылы автоюлын реконструкцияләү куренеше

"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары"милли проекты кысаларында
Чаллы-Сарман автомобиль юлын реконструкцияләү бара

Август дәвамында республиканың 40 ачык мәйданчыгында кино күрсәтү булачак. Фестиваль кысаларында Әгерҗе, Азнакай, Арча, Аксубай, Базарлы Матак, Апас, Олы Әтнә, Алексеевск, Актаныш, Баулы, Балтач, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Кама Аланы, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Болгар, Теләче, Тукай районы, Урыссу халкы кино карый алачак.

.Җәмәгать пространстволарын үстерү республика программасы кысаларында Тукай районынын "Татарстан" совхоз бистәсендә яшәүчеләр белән беренче очрашу узды.


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

Якын арада ул теркәлү узарга тиеш, шуннан соң - октябрь аенда - халыкка вакцинация ясала башларга мөмкин. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International