Мөхтәрәм дин кардәшләрем, райондашларым!

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

 

Изге Рамазан аеның тәмамлануын белдергән Ураза Гаете – гуманистик идеалларга тартылуны, затлылык һәм шәфкатьлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрнең символы. Ураза гаете – Исламның чишмә башы, югары әхлакый нормаларга ориентлашуны чагылдыручы зур бәйрәм. Рамазан аенда ураза тотучы мөселманнар аеруча зур энтузиазм белән игелекле эш-гамәлләр, изгелекләр кылдылар, гыйбадәттә сабырлык күрсәттеләр. Россиядә, Татарстанда, районыбызда яшәүче мөселманнар мәңгелек кыйммәтләргә һәм рухи байлыкка таянып җәмгыятебездә милләтара дуслыкны, төрле дин тотучыларның үзара аңлашып яшәүләрен, мәдәни төрлелекне саклауда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Районыбызда яшәүче мөселман өммәте гыйлем таратуда, хәйриячелек эшендә, мохтаҗларга һәртөрле ярдәм күрсәтүдә, яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирүдә, яхшы традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауда зур өлеш кертәләр. Рамазан ае барышында юмарт күңелле мөселманнар ифтар мәҗлесләре оештырдылар. Район ифтары быел аеруча җылы атмосферада үтте.Аллаһ Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен! Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет, игелекле гамәлләр кылуда көч-куәт һәм егәр телим.

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International