Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә.

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә .

Беренче тапкыр 1989 нчы  елның 9 ноябрендә бәйрәм ителде. Аның төп максаты – киң җәмәгатьчелекнең игътибарын продукциянең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатына җәлеп итү. Товарлар кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга, кулланучыларның иҗтыяҗларын һәм өметләрен тулысынча акларга тиеш.

Сыйфат төшенчәсе тормыш дәрәҗәсе төшенчәсе белән – әйләнә-тирә мохитне саклау, кешенең физик сәламәтлеге һәм психологик комфорт белән тыгыз бәйләнгән.

Европа сыйфат атналыгы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларынада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы  территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар базарында төрле хокук бозуларны кисәтү  һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат бирүне арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар оештырыла. 8(8552)71-43-03 телефоны аша һәркем үзенең фикерен җиткерә, оешмаларның хезмәтен бәяли, тәкъдимнәр җиткерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International