Хуҗалыклар минераль ашламалар алуны дәвам итә

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның хәбәр итүенчә, предприятиеләр һәм фермер оешмалары язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар алуны дәвам итә. Бүгенгә барысы 3250 тонна ашлама тупланган, бу бер гектар чәчүлек мәйданга 43,6 килограмм тәэсир итүче матдәләр дигән сүз. Авыл хуҗалыгы белгечләренең әйтүенчә, уңыш яхшы булсын өчен бер гектарга барлыгы 90-100 килограмм минераль ашлама кертелергә тиеш. Бу күрсәткеч узган ел нәкъ шулай булган да. Бәясенә килгәндә, бер тонна ашлама, мисал өчен, аммиак селитрасы, 14 мең сумнан башлана, катлаулы ашламалар 22-24 мең сумга җитә. Пландагы чәчү мәйданнары районда 76,4 гектарны тәшкил итә. Хуҗалыкларның бөртек исәбенә 480 тонна минераль ашлама алу ихтыяҗы бар.

 

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International