15 гыйнвардан башлап эш стажы белән хезмәт хакын дәлилләүче белешмәләрне Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә соратып була. Хезмәт бушлай. Электрон белешмә 21 көн эчендә әзер булачак. Кайбер очракларда бу вакыт 30 көнгә чаклы да озайтылырга мөмкин. “Архив оешмаларыннан дәүләт хезмәтләре порталы аша соратылган әлеге белешмәләрне күпфункцияле үзәкләрдән, архив идарәсендә яки почта бүлекчәләреннән алырга мөмкин”, – ди Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов.