«КАМАЗ-Мастер» «Дакар»да беренче урынны кулдан ычкындырды

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

«КАМАЗ-Мастер» «Дакар»да беренче урынны кулдан ычкындырды. Ярышның 11нче этабында Эдуард Николаев идарә иткән машина ике тапкыр ватылып, көндәшләрдән артты калды.

Әлегә кадәр алда барган Николаев экипажы финишка җиденче генә булып җитә калды. 11нче этапта КАМАЗ-Мастердан иң яхшы нәтиҗәгә Дмитрий Сотников иреште. Ул ярышны өченче урында тәмамлады. Айрат Мәрдиев исә сигезенче булды.
 
11 этаптан соң гомуми зачетта беренче урынга Аргентинадан Федерико Виллагра («Ивеко») чыкты. Дөрес, Николаев аннан нибары 1 минут һәм җиде секундка калыша. Берничә мең чакрым ралли өчен бу, әлбәттә берни түгел. Айрат Мәрдиев – дүртенче, Дмитрий Сотников исә сигезенче урында.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International