Казанда унбер тарихи кабергә мәдәни мирас объекты статусы биреләчәк

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Кичә Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан территориаль бүлеге утырышында дәүләт тарафыннан саклауны таләп иткән Казанның күренекле эшлеклеләренең каберләре исемлеге расланды.

  ТР Мәдәният министрлыгына 11 шәхеснең каберен мәдәни мирас объекты исемлегенә кертү өчен рекомендация бирергә карар кылдылар. Алар - Николай Катанов (тюрколог, Казан император университеты профессоры), Евгений Боратынский (шагыйрь), Яков Шамов (сәүдәгәр, хәйрияче), Петр Дульский (Казан сәнгать белеменә нигез салучы), Александр Зайцев (мәшһүр рус химик-органигы, Бутлеровның укучысы), Гордий Саблуков (шәрыкны өйрәнүче, Казан рухи академиясе профессоры), Николай Виноградов (Казан терапевтика мәктәбенә нигез салучы), Шиһабетдин Мәрҗани (дин белгече, мәгърифәтче), Галимҗан Баруди (дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, педагог), Әхмәтбай Хөсәенов (татар миллионеры, меценат) һәм Әхмәтҗан Сәйдәшев (эшкуар, җәмәгать эшлеклесе).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International