Кенәз поселогы мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара Кочаклашу көненә багышланган акция үткәрделәр. Дусларча кочаклашу уздыру өчен алар бистә урамнарына чыктылар, бу көннең асылын халыкка аңлаттылар, әлбәттә, урамда очраган кешеләрне кочаклап сәламләделәр.